Көмеш кубок оттылар
Спорт

Көмеш кубок оттылар

Алексеевскида узган ир-атлар командалары арасында волейбол буенча ачык турнирда район җыелма командасы икенче призлы урынны яулады.

Ярышларда республиканың шәһәр һәм районнарыннан алты команда катнашты. Беренче төркемдә: Алексеевски, Аксубай, Бөгелмә, икенче төркемдә Биләр, Чистай, Яңа Чишмә волейбол дружиналары көч сынашты. Беренче әйләнештә уйнап, безнең волейболчылар икенче урынны яуладылар. Финалга чыгу уеннары нәтиҗәләре буенча аксубайлылар Биләр командасы белән очрашты. Бу матчта алар 2: 0 исәбе белән җиңделәр. Финалда Бөгелмә шәһәре командасы белән очраштылар. Катлаулы көрәштә безнең спортчылар көндәшләренә 0 : 2 исәбе белән оттырдылар. Нәтиҗәдә, Аксубай районы командасы турнир таблицасында икенче урынны алды. Призлы урын өчен волейбол дружинасы көмеш кубок, медальләр, грамоталар һәм акчалата бүләк алды.


Нет комментариев