Кечкенә булсалар да, көчлеләр
Спорт

Кечкенә булсалар да, көчлеләр

Әлки районының Базарлы Матак бистәсендә тарихта беренче тапкыр малайлар һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан беренчелеге үтте. 12-14 яшькәчә спортчылар билбау көрәшенең ирекле классик стилендә милли көрәш командасы резервына керү хокукы алу өчен көч сынаштылар. Көрәштә республиканың 22 муниципаль берәмлегеннән 286 спортчы катнашты. Аксубайны ДЮСШ тренерлары Александр Скворцов һәм...

Әлки районының Базарлы Матак бистәсендә тарихта беренче тапкыр малайлар һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан беренчелеге үтте.


12-14 яшькәчә спортчылар билбау көрәшенең ирекле классик стилендә милли көрәш командасы резервына керү хокукы алу өчен көч сынаштылар. Көрәштә республиканың 22 муниципаль берәмлегеннән 286 спортчы катнашты. Аксубайны ДЮСШ тренерлары Александр Скворцов һәм Җәмил Сәйфуллин тәрбияләгән спортчылар тәкъдим итте. Ирекле көрәш стилендә Ольга Шугаева һәм Рәҗәп Мифтәхов җиңүгә шанс калдырмадылар. Икенче урында Данил Галиуллин. Никита Анисимов һәм Станислав Чернышов өченче урыннарны яуладылар. Классикада Станислав Гаврилов (2 урын), Айнур Төхвәтуллин һәм Илназ Сруров (икесе дә өченче урында) иң яхшылар булдылар.


Нет комментариев