Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов призына пневматик винтовкадан ату буенча республика ярышларының сайлап алу район туры булып үтте. Армиягә алыначак яшьләр белән эшләп, егетләрне армия хезмәтенә хәзерләп, Аксубай ДОСААФы төрле алымнар һәм юнәлешләр куллана. Шуларның берсе - корал белән эш итү күнекмәләренә, төз атарга өйрәтү. Бу очраклы да түгел, чөнки...
Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов призына пневматик винтовкадан ату буенча республика ярышларының сайлап алу район туры булып үтте.
Армиягә алыначак яшьләр белән эшләп, егетләрне армия хезмәтенә хәзерләп, Аксубай ДОСААФы төрле алымнар һәм юнәлешләр куллана. Шуларның берсе - корал белән эш итү күнекмәләренә, төз атарга өйрәтү. Бу очраклы да түгел, чөнки спортның хәрби-кулланма төре өлкән сыйныф укучылары арасында зур популярлык белән кулланыла. Ә инде берничә елдан соң, занятиеләрдә алган күнекмәләр егетләргә армиядә хезмәт иткәндә кирәк булачак.
Район ярышларында гомуми белем бирү мәктәпләреннән 9 команда катнашты. Иске Тимошкино мәктәбе командасы иң күп балл җыйды, икенче урында - Яңа Дума мәктәбе вәкилләре. Ә инде Иске Ильдеряк мәктәбе егетләре призер булдылар.
Шәхси исәптә призлы урыннар түбәндәгечә билгеләнде: Булат Рәхмәтуллин (Яңа Дума мәктәбе), Алексей Миронов (Иске Ильдеряк мәктәбе), Рамил Салахов (икенче Аксубай урта мәктәбе). Призлы урыннар алган командалар бүләккә кубоклар һәм медальләр алдылар, шәхси исәптә җиңүчеләргә Аксубай ДОСААФыннан бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләр ТР ДОСААФы ату буенча оештырган финал ярышларында Казан шәһәрендә район данын яклаячак.
Нет комментариев