Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Без дә файдалы эшләр башкарабыз

Казанда үткән Универсиада нәтиҗәләре халыкара дәрәҗәгә күтәрелеп, бөтен Россия буйлап таралды. -Универсиада-2013 уты безнең район аша да үтте. Ә факелчылар арасында якташыбыз - Иске Савруш авылы егете - Кама дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясе студенты Михаил Григорьев та бар иде. Күптән түгел безнең хәбәрчебез Михаил белән Сергеевка авылы оешкан...

Казанда үткән Универсиада нәтиҗәләре халыкара дәрәҗәгә күтәрелеп, бөтен Россия буйлап таралды.



-Универсиада-2013 уты безнең район аша да үтте. Ә факелчылар арасында якташыбыз - Иске Савруш авылы егете - Кама дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясе студенты Михаил Григорьев та бар иде. Күптән түгел безнең хәбәрчебез Михаил белән Сергеевка авылы оешкан көнне билгеләп үтү чарасында очраклы гына очрашты. Егет тантананы алып баручы буларак халыкның күңелен ачты. Без редакция почтасы сәхифәсендә аның турында мәкалә бастыру өчен егеткә берничә сорау бирдек.


-Михаил, спорт белән шөгыльләнү өчен сиңа нәрсә этәргеч булды?
-Өлкән абыйларым. Мин спортның алар тормышында нинди урын алып торуын күрдем һәм бу миңа бик ошады. Тәүге спорт ярышлары җиңелчә дулкынлану белән үтте. Стартта басып торганда күңелне нинди хис-тойгылар биләп алуын хәзер дә хәтерлим әле: Стартка! Марш! Әмма вакыт үтү белән дулкынлану хисләре акрынлап юкка чыга барды.
Абыйларым волейболны бик оста уйныйлар. Ә мин җиңел атлетиканы, волейболны һәм өстәл теннисын үз иттем.

-Сезнең гаиләгез зурмы?
-Без гаиләдә җидәү, иң өлкәне әбием Наталья Сергеевна. Әти-әнием: Евгений Михайлович һәм Елена Николаевна һәм өч абыем: Сергей, Владимир, Денис.

-Мәктәптән соң спорт карьерасы ничек төзелә?
-Шәһәр дәрәҗәсенә чыккач, җиңүнең җиңел генә бирелмәвен аңладым. Кечкенәдән җиңел атлетика белән шөгыльләнгән егетләрнең нәтиҗәләре минекеннән күпкә югары иде. Миңа барысын да кабаттан башларга туры килде. Йөгерү техникасын алыштырырга, күнегүләрне ике, кайбер чакта хәтта өч сәгатькә кадәр арттырырга кирәк иде. Тренер Айдар Насыйровның тырышлыгы бәрабәренә алга таба минем дә нәтиҗәләрем күпкә яхшырды. Ул бик күп спорт мастерлары һәм спорт мастерлыгына кандидатлар тәрбияләгән тренер.

-Универсиада факелын йөртүдә ничек катнаштың?
-Моның өчен сайлап алулар гадәттәгечә үтте. Югары уку йортында Универсиада утын саклауга заявка тутырырга мөмкин иде. Ике атна үткәч Универсиада дирекциясеннән шалтыратып, Универсиада -2013 Уты Эстафетасы командасына алынуым турында хәбәр иттеләр.

-Бүгенге көндә спорт карьерасы баскычыннан ничек күтәреләсең, соңгы елларда нинди спорт ярышларында катнаштың һәм нинди бүләкләргә лаек булдың?
-Бүгенге көндә спорттагы карьерам уңышлы бара дияргә була. Югары уку йортында өстәл теннисы буенча үткәрелгән ярышларда катнашып, өченче урынны алдым. РФ физкультура югары уку йортлары арасында үткәрелгән Бөтенроссия ачык универсиада ярышларында катнаштым.

-Синең күңел ачу чараларында катнашканың бар идеме?
-Бар дип әйтер идем. Мәктәпләрдә оештырылган күп кенә бәйрәмнәрдә катнаштым. Урта сыйныфларда белем алганда Кыш бабай костюмын да кияргә туры килде. Унынчы сыйныфта бию түгәрәгендә шөгыльләндем, спектакльдә уйнаганым да булды. Казан шәһәрендә республика форумнарында үтәргә туры килгән актерлык, ораторлык осталыгы буенча тренинглар тормыш юлымда миңа бик ярдәм итте.

-Күпләр хәзерге буын яшьләрен ачуланырга яраталар...
-Бу гаделсезлек дип саныйм мин, без дә бит файдалы эшләр башкарабыз, үземнең мисалдан чыгып шуны әйтә алам, яшьләр дә кул кушырып утырмыйлар, социаль акцияләр, төрле массакүләм-мәдәни чаралар үткәрүдә актив катнашалар. Бүгенге яшьләр - җәмгыятьтә соңгы урынны алып тормаган спорт өлкәсендә югары казанышларга ирешәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев