«Юность» спорт комплексында «Яшьләр, бердәмлек һәм игелекле ихтыяр елы» кысаларында «Күңелле стартлар» һәм ГТО нормаларын тапшыру булды.
Чарада балалы гаиләләр катнашты, алар ел дәвамында спорт ярышларында актив катнаштылар, актив яшәү рәвеше алып бардылар, спорт тәрбиясе үрнәге күрсәттеләр. «Күңелле стартлар» азарт һәм бердәмлек атмосферасында узды. Гаиләләр төрле дисциплиналарда ярыштылар, яхшы физик әзерлек һәм команда булып эш итә белүләрен күрсәттеләр. Команда әгъзалары барлык сынауларны да уңышлы уздылар. Программа тәмамлангач, барлык катнашучылар да сертификатлар алды. Чара спортның гаиләләрне берләштерүен, сәламәтлекне ныгытуын һәм рух тәрбияләвен ачык күрсәтте!
– ГТО – сәламәтлекне ныгытуга һәм актив яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән физик сынаулар комплексы программасында теләгән һәркем катнаша ала, – дип билгеләп үтте ГТО опраторы Надежда Владимирова. – Моның өчен https://vk.ru/club219590084 сылтамасы буенча теркәлергә кирәк. Тест мәйданчыгында аралашуыбызга шат булачакбыз.
Нет комментариев