Аксубай волейболчылары ТР волейбол федерациясенең төп призын яуладылар
Спорт

Аксубай волейболчылары ТР волейбол федерациясенең төп призын яуладылар

Аксубай спортчылары Татарстан Республикасы волейбол федерациясе президенты кубогына волейбол буенча зональ ярышларда зур җиңүгә иреште

Көч сынашуларда 10 волейбол командасы катнашты. Катнашучылар өч төркемдә ярыштылар. Аксубай дружинасы үз төркемендә Алексеевски һәм Әлмәт районы командалары белән уйнады һәм икесен дә 2:0 исәбе белән җиңде.

Финалга чыгу өчен көч сынашуларда безнең район командасы Минзәлә спортчылары белән очрашты һәм матчны үз файдасына 2: 0 исәбе белән тәмамлады. Түгәрәк система буенча финалда безнең волейболчылар Яңа Чишмә командасы белән ярыштылар һәм 2: 1 исәбе белән җиңделәр. Аннан соң Мөслим командасы белән матчта да җиңү яуладылар (исәп 2:1 булды). Нәтиҗәдә безнең команда спорт пьедесталының беренче баскычына күтәрелде.

Волейбол буенча зональ ярышларда Аксубайны районның иң яхшы волейболчылары Илнур Сафин, Илсур Сафин, Самат Гайнуллин, Евгений Ильин, Рөстәм Бикмөхәммәтов, Руслан Смелов, Олеся Александрова, Радик Канәфин тәкъдим итте.


Нет комментариев