Аксубай волейболчылары финал уеннарында көмеш яулады
Спорт

Аксубай волейболчылары финал уеннарында көмеш яулады

Аксубай дружинасы Татарстан Республикасы районнары арасында II лига командаларының волейбол буенча финал ярышларында «Татарстан – Новый век» – «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте кубогына уңышлы чыгыш ясады.

Ярышлар Яңа Чишмә районында узды, мәйданчыкка республиканың тугыз муниципаль районы командасы чыкты. Аксубай җыелма командасы составында Радик Канәфин, Илнур Сафин, Илшат Хафизов, Илсур Сафин, Рөстәм Бикмөхәммәтов, Самат Гайнуллин, Евгений Ильин, Рамил Шайхисламов катнашты. Безнең волейболчылар бик яхшы әзерлекне, бердәмлекне, гамәлләрнең төгәллеген күрсәттеләр. Алар барлык командаларны да 2: 1 исәбе белән җиңделәр, финалда Саба районы командасына гына оттырдылар. Нәтиҗәдә – турнир таблицасында икенче урынны алдылар. Котлыйбыз!


Нет комментариев