Аксубай районында «Россия чаңгы юлы-2024»кә 2000нән артык спорт сөюче басты
Бүген Татарстанда «Россия чаңгы юлы-2024» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы кысаларында чаңгы базасы территориясендә чаңгы ярышлары узды.
Салкын һава торышына карамастан, мәктәп укучылары, эшләүче яшьләр, өлкәнрәк кешеләр, пенсионерлар, сәламәт яшәү рәвеше яклы кешеләр районның төп чаңгы юлында җыелдылар. Ярышларда барлыгы 530 кеше катнашты.
Җыелучыларга сәламләү сүзе белән район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев мөрәҗәгать итте.
– Чаңгы спорты – ул иң беренче чиратта сәламәтлек, – дип билгеләп үтте ул. – Сез чаңгыда йөгерүдән шатлык һәм энергия алу өчен монда җыелдыгыз. Чөнки сәламәт тәндә сәламәт акыл, дип юкка гына әйтмиләр. Спорт белән шөгыльләнүчеләргә авырулар куркыныч түгел, алар көчле һәм нык. Чаңгы юлында уңышлар һәм яхшы ял телим!
Ярышлар дулкынландыргыч һәм мавыктыргыч үтте. Катнашучылар бер-бер артлы старт алдылар, чаңгы юлы буйлап алга ыргылдылар: аяк астында ап-ак кар, үзләреннән-үзләре шуып торган шәп чаңгылар һәм битне йомшак кына сыйпап узган салкынча җил. Чаңгычыларның чираттагы партиясе стартка әзерләнгәндә, алдан йөгергән спортчылар инде финишка килеп җиттеләр. Ярышлар сәгать ярымга якын дәвам итте, аларны финишта каршы алдылар һәм җиңүчеләрнең исемнәрен атый бардылар.
Призерларны бүләкләү чаңгы базасы каршындагы мәйданчыкта узды. Призерлар медальләр һәм грамоталар алдылар. Оештыручылар ярышларның иң өлкән катнашучысын билгеләделәр – ул спорт ветераны, Иске Ильдеряк урта гомуми белем бирү мәктәбенең физкультура укытучысы Владимир Альметкин булды. Иң яшь катнашучы булып дүрт яшьлек аксубайлы Сагдан Мартынов танылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев