Аксубай йөзүчеләре Нурлатта узган турнирда биш алтын медаль яулады
Спорт

Аксубай йөзүчеләре Нурлатта узган турнирда биш алтын медаль яулады

Аксубай районы спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Нурлатта узган йөзү буенча ачык ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар.

Аларның спорт бүләкләре – биш алтын һәм өч бронза медаль.

Турнирда Татарстанның Аксубай, Мөслим, Яңа Чишмә, Чирмешән һәм Нурлат районнарыннан, шулай ук Самара өлкәсеннән 7-13 яшьлек йөзгә якын яшь спортчы катнашты. Ярышлар ирекле стильдә, аркада йөзүдә һәм комплекслы йөзү дистанцияләрендә киеренке, дулкынландыргыч атмосферада узды.

Аксубай йөзүчеләре стартка җыйнак һәм җиңүгә ныклы карар белән чыктылар. Арина Зубарева ирекле стиль белән 100 метрга йөзүдә һәм комплекслы йөзүдә ике алтын медаль яулады. Никита Кадушкин да шул ук дистанцияләрдә шундый ук уңышларга иреште. Екатерина Кудряшова 50 м.га аркада йөзүдә беренче булды. Бронза медальләргә Алиса Безрукова (комплекслы йөзү, 100 м) һәм Дмитрий Попов (50 м аркада) лаек булдылар.

 


Нет комментариев