Базарлы Матакта узган йөзү буенча ачык турнирда Аксубай районы командасы зур уңыш белән чыгыш ясады.
Ярышларда тугыз район вәкиле катнашты. Ярышлар нәтиҗәсе: безнең йөзүчеләр ике алтын, бер көмеш һәм дүрт бронза медаль яулады. Комплекслы эстафетада безнең команда өченче урынны алды. Тәрбияләнүчеләренең уңышларын аларның тренерлары Геннадий Леонтьев һәм Самат Гайнуллин чын мәгънәсендә уртаклаша.
Нет комментариев