Аксубай йөзүчеләре ачык беренчелек эстафетасында бронза призер булдылар
Аксубай командасы Яңа Чишмәдә узган йөзү буенча ачык беренчелек эстафетасында өченче урынны яулады.
Татарстанның биш районы вәкилләре йөзүнең төрле төрләре буенча көч сынаштылар. Тренерлар Геннадий Леонтьев һәм Самат Гайнуллин тәрбияләнүчеләре иң яхшылар арасында булдылар. Аксубайлылар өч алтын, бер көмеш алты бронза медаль яуладылар. Никита Кадушкин 50 метр дистанциядә аркага яткан килеш ирекле стиль белән финишка беренче булып йөзеп килде. Дмитрий Джоли ирекле стильдә (50 метр) – өченче урынны, брасс стилендә (50 метр) беренче урынны алды. Анатолий Иванычев ирекле стильдә 50 метрга йөзүдә – икенче, аркада ятып йөзүдә (50 метр) өченче нәтиҗә күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев