“Зәкәт” фондыннан – ланч-боксларда ифтар ашлары, район мөхтәсибәтеннән азык-төлек җыелмалары
Изге Рамазан аенда район мөхтәсибәте күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләр, ялгыз һәм өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм итте.
Район мөхтәсибәтеннән районның мохтаҗ гражданнарына йөздән артык азык-төлек җыелмасы өләшенде. Районга “Зәкәт” хәйрия фондыннан да ярдәм килде – район мөхтәсибәте мохтаҗ мөселманнарга адреслы рәвештә 150 ланч-бокс тәмле ифтар ризыклары китерде.
Ураза бәйрәме уңаеннан район мөхтәсибәте мөселман кардәшләргә йөздән артык азык-төлек җыелмасы һәм эре сәүдә фабрикасыннан балаларга киемнәр китерәчәк.
-– Рамазан ае – ураза тоту һәм гыйбадәтләр ае гына түгел, ә игелекле эшләр ае да. Рамазан аенда ураза тотучы кешене ашату да бик изге вә әҗер-саваплы гамәл булып санала. Катлаулы вакытта безнең һәркайсыбыз өлкән яшьтәге, күп балалы, мохтаҗлык кичергән гаиләләргә ярдәм итә ала, – дип билгеләп үтте ТР МДН Киңәшчесе, Көньяк төбәге казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров. – Ярдәм акча күләме белән исәпләнми, берәүләр азык-төлек тартмасын яки берничә җыелма әзерләргә, ә икенчеләре камыр ризыклары пешерергә һәм күршеләренә алып кереп, аларны сөендерә ала. Рәхмәтле Аллаһы Тәгалә һәр изге гамәлне күрә.
Фото: Аксубай мөхтәсибәте архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев