Югары Баландада буа капиталь ремонтлана
Соңгы яңалыклар

Югары Баландада буа капиталь ремонтлана

Федераль максатчан программа кысаларында Югары Баланда авылы буасын капиталь ремонтлауга керешкәннәр.

Буада төзекләндерү эшләре икенче атна бара инде, гидротехник корылмага капиталь ремонтны Нурлат шәһәренең «Амальстрой плюс» ҖЧҖ оешмасы алып бара.

– Буаның өслеге ике метрга күтәреләчәк, су агу торбалары урнаштырабыз, юеш һәм коры откослар ясыйбыз, капиталь ремонттан соң буаның сыйдырышлылыгы 167 мең куб су тәшкил итәчәк, – дип бүлеште подрядчы оешма прорабы Илдус Исхаков.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы сайтында хәбәр ителгәнчә, быел, программа кысаларында, Татарстанда 19 гидротехник корылмага капиталь ремонт ясау каралган, шуларның 11е күчмә, 8 се – яңа. Эшләрне башкаруның гомуми бәясе 89 млн. сум тәшкил итәчәк.

Югары Баланда авылы буасы су белән тәэмин итү чыганагы, су запасы булып кына түгел, шулай ук басуларны сугару өчен дә хезмәт итәчәк. Бу якларның гүзәл табигате балыкчыларны, гаиләләре белән ял итәргә яратучыларны һәрвакыт үзенә тартып торды, чөнки ерак түгел генә чишмә төзекләндерелгән, районда бердәнбер атлар фермасы урнашкан. Узган ел Югары Баландага кадәр вак ташлы юл салынды. Киләчәктә бирегә туристлар маршруты салынуы да ихтимал.


Нет комментариев