"Ярдәм янәшә!" автопоезды Аксубайга бүген – Россия көнен бәйрәм иткән көнне килде
Россия көне иртәсендә Аксубай ”Ярдәм янәшә!” республика акциясенең өченче ярдәмен – азык-төлек продуктлары алып килгән фураны каршы алды.
Әлеге ярдәм чарасы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча коронавирус пандемиясеннән аеруча зыян күргән татарстанлылар өчен кертелгән.
–Азык-төлек җыелмаларын алучылар исеменнән Татарстан Хөкүмәтенә һәм иҗтимагый оешмаларны, бизнес һәм хакимият вәкилләрен берләштергән ”Ярдәм янәшә" хәрәкәтенә рәхмәтлебез чиксез, – дип билгеләп үтте башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров. – Активистлар уртак көч белән коронавирус инфекциясе пандемиясе шартларында авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итә. Бүген безнең район халкына 582 азык-төлек җыелмасы өченче тапкыр өләшенәчәк.
Азык-төлек җыелмалары белән автопоезд Аксубайга иртәнге алтыда килде. Азык-төлек тартмаларын район мәдәният йорты каршындагы мәйданга алып килделәр – мәдәният хезмәткәрләре санаулы минутлар эчендә аларны бушаттылар да. Бирегә шулай ук район авыл җирлекләре башлыклары да, волонтерлар да килде, аларның бурычы – продуктларны адресатларга җиткерү.
Азык-төлек җыелмаларын бүген кереме яшәү минимумыннан түбән (7311 сум) булган ялгыз пенсионерлар, әти-әниләре шәхси эшмәкәрләр булган яки пандемиядән аеруча зыян күргән тармакларда үзмәшгульлек сыйфатында теркәлгән гражданнарның балалары өченче тапкыр алды. Моннан тыш, ярдәм җан башына уртача яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле гаиләләргә, ата-аналарның берсе алимент түләүдән качып йөргән, опекуннар һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә дә күрсәтелә.
Азык-төлек җыелмаларын Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан билгеләнгән исемлек буенча дүрт тапкыр бирәчәкләр.
Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев