Җәй айлары Аксубай яшьләре өчен төрле бәйгеләр белән баетылган
Район балалары һәм яшүсмерләре катнаша алган республика социаль проектлар, видеотасмалар бәйгеләре старт алды.
Аксубай районы буенча яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге Вконтакте рәсми берлегендә республика бәйгеләре һәм социаль проектлар исемлеген бастырды. Аларда 8 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге теләгән һәркем катнаша ала. Катнашучыларның яшь категориясе бәйгегә бәйле. Шулай итеп, «Ел лидеры- 2020» балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре лидерлары һәм җитәкчеләре республика бәйгесендә 11 яшьтән алып 30 яшькәчә затлар катнаша ала.
Моннан тыш, авторлык программаларында катнашуга Татарстан Республикасының балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләре, балалар иҗтимагый берләшмәләре координаторлары (методистлары), тәрбия эше буенча директор урынбасарлары, педагог-оештыручылар, социаль проектлар вожатыйлары, үсмерләр клублары белгечләре, балалар һәм яшьләр матбугаты вәкилләре чакырыла. Гаризалар тапшыру срогы май аеннан алып июль аена кадәр.
Фото: Анастасия Петрова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев