Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

«Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр Биләрдә эко-фермада һәм Изге чишмәдә булдылар

Аксубай районының балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Биләр тәвә кошлары» эко-фермасына кызыклы экскурсия ясадылар һәм Изге чишмәгә бардылар.

Балалар фермада яшәүче төрле хайваннар һәм кошлар белән кызыксынып таныштылар. Алар янутны, тәвә кошлары Эму һәм Нанданы, дөяләрне, сарыкны һәм зоопаркта яшәүче башка хайваннарны рәхәтләнеп кулдан ашаттылар. Бигрәк тә балаларга декоратив дуңгыз баласы ошады, аны балаларга сыйпарга һәм ашатырга рөхсәт иттеләр.

Балаларның күбесе өчен бу тәвә кошлары һәм дөяләр белән беренче аралашу тәҗрибәсе иде. Балалар аларны үз күзләре белән күреп сокландылар. Балалар хайваннарның ферма территориясе буйлап тыныч кына йөрүләрен кызыксынып күзәттеләр һәм үзләренең шатлыклы тәэсирләре белән уртаклаштылар.

erid: 2Vtzqw6pLty

Сәяхәтнең соңгы пункты Биләрдәге Изге чишмәгә бару булды. Балалар әйләнә-тирә табигать матурлыгы белән ләззәтләнеп, шифалы чишмә суыннан авыз иттеләр. Мондый танып-белү сәяхәтләре тәрбияләнүчеләрнең күзаллавын арттырып кына калмый, шулай ук аларны әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәткә, табигатьне яратырга һәм хайваннар туында кайгыртырга да өйрәтә.

Фото: «Хыял» приюты архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев