«Хыял» ансамбле чираттагы тапкыр үзенең биюгә мәхәббәтен күрсәтте
Соңгы яңалыклар

«Хыял» ансамбле чираттагы тапкыр үзенең биюгә мәхәббәтен күрсәтте

Халыкара сәнгать бәйгесе нәтиҗәләре буенча коллектив «Бал биюе» номинациясендә 2 дәрәҗә лауреат булып танылды.

Россиядә игълан ителгән «Грани Таланта» Халыкара иҗат берләшмәсе бәйгесе онлайн форматта узды. Чыгышларны Мәскәү жюри әгъзалары бәяләде. Бию төркеме укытучысы Әлфия Рәхмәтуллина һәм концертмейстер Венера Краснова «Попурри» видео биюен тәкъдим иттеләр.

Профессиональ дәрәҗәдә башкарылган бию жюри тарафыннан Халыкара бәйгенең 2 дәрәҗә лауреаты исеменә лаек булды.


Нет комментариев