Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Хезмәтләрне тану

Эшлекле дүшәмбедә хезмәтләре эшкә бирелгәнлекләре барысы өчен дә үрнәк булып торган төрле һөнәр вәкилләрен хөрмәтләделәр.

Мәгариф өлкәсендә:

* Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән «Намуслы хезмәт өчен» медаленә Аксубай универсаль технологияләр техникумы методисты һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Роза Гомәр кызы Сәхабетдинова лаек булды.

* АТУТның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәридә Муллаян кызы Саматовага «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исеме бирелде.

Авыл хуҗалыгы тармагында:

* «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» дигән мактаулы исемгә «Аксу Агро» Агрофирмасы» тракторчы-машинисты Шәүкәт Габдрахман улы Гафиятуллин лаек булды.

* Авыл хуҗалыгы тармагы ветераны Галина Дмитриевна Быстровага 70 яше тулу уңаеннан Аксубай районы башлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. Аның күпьеллык хезмәте, һөнәри осталыгы һәм һөнәргә бирелгәнлеге район авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш кертте.

Төзелеш өлкәсендә:

* «Татавтодор»ның Аксубай филиалы йөртүче-төяүчесе Ринат Хәлит улы Кәлимуллин «Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Мәдәният өлкәсендә:

* «Денс тайм» бию ансамбле җитәкчесе Венера Малик кызы Красновага «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

Юл төзелеше тармагында:

* «Татавтодор»ның Аксубай филиалы директоры Фәнис Фәсхетдин улы Сафинга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыннан Рәхмәт белдерелде.

Мәдәният өлкәсендә:

* Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатлары халык башкару традицияләрен саклап калу, мәдәни мирасны популярлаштыру һәм II Бөтенроссия ФОЛЬКЛОРИАДА чараларында актив катнашкан өчен Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Камал улы Гилмановка, мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясовка, мәдәният хезмәткәрләре Оксана Юрьевна Ильмухинага һәм Алина Николаевна Мудровага тапшырылды.

*Аксубай муниципаль районының Чуаш милли мәдәни үзәге рәисе Роза Николаевна Чентаева Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Спорт өлкәсендә:

* Универсаль технологияләр техникумының куркынычсызлык һәм тормыш эшчәнлеге нигезләре һәм физик культура укытучысы Александр Викторович Лизунов һәм укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Татьяна Николаевна Убейкина Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Сайлау системасы өлкәсендә:

* 599 нчы участок сайлау комиссиясе рәисе Данияр Әнәс улы Вәлиуллинга Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте игълан ителде.

*Район башлыгының Рәхмәт хаты белән Карасу авыл җирлеге башлыгы Рәсим Фәхретдинов бүләкләнде.

*Аксубай муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән сайлау комиссияләре рәисләре, секретарьлары һәм әгъзалары: Светлана Геннадьевна Алексеева, Рәйхана Әхмәрдияр кызы Исламова, Ольга Никанор кызы Илденеева, Радик Касыйм улы Канәфин, Наталия Геннадьевна Куштукова, Альбина Фәнит кызы Мәтәлиева, Татьяна Александровна Романова, Илдар Хәбибулла улы Сафиуллин, Анатолий Витальевич Сидоров, Тамара Леонидовна Сулейманкина, Елена Васильевна Ягудина бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев