Ведомство бүләкләре тапшырылды
Район Советының ХІХ утырышы тәмамлангач, бүләкләү тантанасы булды.
Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин тармак хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды. Җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә ТР җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүдәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан Шәрбән авыл җирлеге башлыгы Дамир Шәрифуллин ТР Муниципаль берәмлекләре советы Ассоциациясенең Мактау грамотасына лаек булды.
Озак еллар намуслы хезмәте һәм опека һәм попечительлек өлкәсен камилләштерүгә зур өлеш керткән өчен район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге баш белгече Кристина Кондратьева Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Торак-коммуналь хуҗалык тармагында күпьеллык фидакарь хезмәте, Аксубай муниципаль районы территориясендә су белән тәэмин итү һәм су бүлү системаларының һәлакәтсез эшен тәэмин итүе өчен «Нурлат җылылык челтәрләре» АҖнең Аксубай участогы җитәкчесе Мансур Сәхабетдиновка Аксубай муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Нет комментариев