Районда биотермик һәм себер түләмәсе авыруыннан үлгән терлекләр күмелгән үләт базларының ветеринария-санитар торышын язгы тикшерү үтте.
Составында ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәис Хөснуллин, дәүләт күзәтчелеге һәм ветеринария иминлеге буенча консультант Ольга Алексеева, башкарма комитет вәкиле Илдар Ислямов булган комиссия биотермик һәм себер түләмәсе авыруыннан үлгән маллар күмелгән үләт базларының ветеринария-санитар торышына бәя бирде. Район территориясендә 24 биотермик чокыр һәм алты себер түләмәсеннән үлгән хайваннар күмелгән базлар бар. 14 биотермик чокырны карап тоту вәкаләтләре район башкарма комитетына тапшырылган, калган унысы агрофирмаларга карый.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган вак-төяк кагыйдә бозуларны якын араларда бетерү буенча күрсәтмәләр бирелде.
Нет комментариев