Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 49 яңа очрагы теркәлгән
Соңгы яңалыклар

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 49 яңа очрагы теркәлгән

14 кеше хастаханәгә салынган, 35 кеше өйдә дәвалана.

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 авыруының 49 яңа очрагы теркәлгән. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«14 кешене хастаханәгә салдылар, 35 кеше өйдә дәвалана», — диде ул. 18 кеше 30-50 яшь аралыгында, 12 кеше 60-70 яшь аралыгында.

Авыручылардан 22 кеше - Казанда, 14 кеше Чаллыда яши.

Коронавирус пандемиясе башланганнан бирле Татарстанда 3823 очрак теркәлде, 2806 кеше терелде, шул исәптән 21 кеше - узган тәүлектә.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев