Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 йоктыруның 40 яңа очрагы ачыкланган
Республикада коронавирус инфекциясе диагнозы куелган 1174 кеше дәвалана.
Узган тәүлектә Татарстан табиблары 40 пациентка коронавирус диагнозы куйган, читтән килгән очраклар юк. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«10 кеше хастаханәдә, 40 кеше өйдә дәвалана», — диде Лилия Галимова.
Авыручыларның иң күбесе 18-30 яшьлекләр арасында, алар 12 кеше, шулай ук 30-50 яшьлекләр арасында да 12 кеше авырый.
Казанда 22, Чаллыда 6 авыру ачыкланган.
Covid-19 пандемиясе башланганнан бирле, Татарстанда коронавирус белән авыручы 4350 кеше ачыкланган. Алар арасыннан 3163 кеше дәваланып беткән, шул исәптән узган тәүлектә — 35 пациент терелгән. 1174 кеше әле дә дәвалана.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев