Беловка авыл җирлеге узган ел дәвамында Федераль мәгълүмати адреслы система программасы буенча эшләвен дәвам иткән
Җирлек белгечләре, җирлек башлыгы Илсур Мәхмүтов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, йорт биләмәләренә һәм шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруга җир участокларына хокукны рәсмиләштерү мәсьәләсе буенча Республика сайты белән актив эшли. 2023 елда су челтәрләрен милеккә рәсмиләштерү эше дә башланган.
Җирле үзидарә органының көндәлек эшчәнлеге рәсми сайтта чагыла. Районның барлык авыл җирлекләрендәге кебек үк, Беловка авыл җирлегендә дә ВКонтакте челтәрендә җирлек тормышындагы вакыйгалар белән танышырга һәм килеп туган проблемалар турында белергә мөмкин.
Инвестор «Аксу-Агро» ҖЧҖ эшчәнлегенә тукталып, нотыкчы оешма вәкилен пай җирләрен арендалаган өчен исәп-хисап ясарга өндәде. Авыл халкы шәхси хуҗалыкларга өмет баглый. Сөт җыючы крестьян хуҗалыгыннан алынган бер килограмм кыйммәтле чимал өчен 25 сум түли. Шәхси умарталыкларда 202 бал корты оясы бар.
Җирлек башлыгы билгеләп үткәнчә, бүген җирлекнең җиде гражданины Украинада махсус хәрби операциягә җәлеп ителгән һәм шуларның дүртесе – контракт буенча.
Илсур Мәхмутов Яңа Үзи, Беловка авыллары, Алексеевка, Федоровка һәм Сергеевка поселоклары халкына гуманитар ярдәм җыюда актив катнашкан, ил өчен авыр вакытта ныклы гражданлык позициясе күрсәткән өчен рәхмәт белдерде. Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин билгеләп үткәнчә, Беловка җирлеге хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча зур эш алып бара.
– Безнең һәр торак пунктта һәм һәр көнне кичектерелми торган эшләр табыла, – дип ассызыклады чыгыш ясаучы. – Ярдәмгә кече ватаннары өчен җан аткан битараф булмаган кешеләр килә. Әйтик, Яңа Үзидә халык инициативасы буенча һәм иганәче Әфләтуновлар ярдәме белән чишмәгә һәм зиратка кадәр юл төзекләндерелде, буа чистартылды. Илсур Мәхмүтов киңәйтелгән утырыш трибунасыннан Минсәлим Әфләтуновка, Сергей Улановка, Григорий Калуковка рәхмәт белдерде.
Узган ел Беловка җирлегендә йорт яны территорияләрен төзекләндерү буенча Кагыйдәләрне эшләүгә дә аерым игътибар бирелгән. Урамнарны сезонлы җыештыру һәм өй каршысында чәчәкләр утырту халык өчен күркәм традициягә әйләнгән. Җирлек башлыгы авыл мәдәният учаклары, өч китапханә һәм мәктәпләр, шулай ук өч ФАП эшчәнлегенә югары бәя бирде. Беловкада амбулатория 2023 елда программа буенча ремонтланган.
Җирлекнең 2023 елда эшчәнлегенә уңай бәя биреп, Илшат Заһидуллин җыенда катнашучыларны алда торган Ил башлыгын һәм республика Дәүләт Советын сайлауларда катнашырга чакырды. – Илебезнең бүгенге интенсив икътисади һәм сәяси үсеш юлын алга таба да дәвам итәчәге бары тик бездән, безнең дөрес сайлаудан тора, – дип мөрәҗәгать итте ул Совет утырышы трибунасыннан.
Нет комментариев