Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Үзәк район хастаханәсе шәфкать туташлары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

Бүген Аксубай район үзәк хастаханәсе шәфкать туташлары Халыкара шәфкать туташы көне уңаеннан котлаулар кабул итәләр.

Район хастаханәсе штатында урта медицина персоналы арасыннан 176 хезмәткәр эшли. Бүгенге көндә һәр шәфкать туташына хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерү өчен менә дигән мөмкинлек. Алар участок табиблары белән кабул итү алып баралар, бүлекләрдә авыруларны дәвалыйлар, реанимациядә яткан авырулар яныннан китмиләр, авырулар һәм халык белән зур профилактик һәм дәвалау эшен башкаралар.

Шәфкать туташы һөнәре фидакарьлек һәм шул ук вакытта һөнәргә зур мәхәббәт һәм пациентларга игътибарлы мөнәсәбәт таләп итә. Сәламәтлек саклау өлкәсенә килгән һәркем үз һөнәренә гомер буе тугры кала.

– Шәфкать туташларын бәйрәм белән котлыйм! Сәламәтлек – кеше тормышында төп байлык. Сез теләсә кайсы табибның уң кулы, авыруларны дәвалауның нәтиҗәсе сезгә бәйле, чөнки табибларның барлык билгеләнүләрен нәкъ менә шәфкать туташлары башкара. Сезнең кайгыртучан кулларыгыз арымасын, сәламәтлек, пациентларыгыз рәхмәтле булсыннар һәм эштә уңышлар телим, – дип теләде коллегаларына Аксубай район үзәк хастаханәсе поликлиникасы мөдире Алина Маланчева.

Рәсемдә: баш шәфкать туташы Марина Власова өлкән шәфкать туташлары белән.

Фото: Аксубай район хастаханәсе архивыннан.

Ещё

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев