Урманчылар династиясен хөрмәтләделәр
Аксубай урманчылыгында Халыкара гаилә көнен аеруча җылылык белән – урман хезмәткәрләре династияләре вәкилләрен өйләренә барып тәбрикләп билгеләп үттеләр.
Урманчы һөнәре Илмухиннар гаиләсендә иң мөһиме булып тора.
Александр Степанович 1970 елдан алып 2012 елга кадәр урманны саклау һәм яклау буенча инженер булып эшләде. Аның урман тармагында куйган гомуми стажы – рекордлы – 46 ел.
Улы Андрей Александрович әтисе сукмагыннан китеп, урман мастерыннан Аксубай урманчылыгының баш урманчысы дәрәҗәсенә кадәр хезмәт карьерасының барлык этапларын узды. Ул әлеге тармакта 20 елдан артык хезмәт куя. Илмухиннарның урман хуҗалыгындагы уртак хезмәт стажы – 67 ел.
Ел саен 15 майда дөньяда Гаилә көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнең әһәмияте зур. Гаилә – җәмгыятьнең нигезе, анда аның киләчәге тәрбияләнә.
Бу көнне бөтен дөньяда гаилә проблемалары турында фикер алышалар, фестивальләр, конференцияләр, аз керемлеләр өчен хәйрия акцияләре үткәрәләр. Бу – һәр кешегә карата мөнәсәбәте булган иң якты бәйрәмнәрнең берсе. Халыкара гаиләләр көне һәр кеше тормышында якыннарның әһәмиятен генә ассызыклап калмыйча, җәмгыятьнең ячейкасы белән бәйле күп кенә проблемалы мәсьәләләрне күтәрергә, алар буенча фикер алышырга, аларны хәл итәргә ярдәм итә.
Халыкара гаилә көне алдыннан Аксубай урманчылыгы делегациясе тантаналы миссия белән тармак ветераны Александр Ильмухин йортында булып китте. Профсоюз оешмасы рәисе Наталья Альдиванова урман тармагы аксакалын, әтисе эшен дәвам итүче гаиләне бәйрәм белән ихластан котлады, Илмухиннар гаиләсенә сәламәтлек, иминлек, уңышлар теләде.
Ибрай участок урманчылыгы – Җамалиевларның өч буыны хезмәт куйган урын. Династиянең иң өлкән вәкиле Гомәр Мәхмүт улы 16 ел урманчы булып эшләгән. Аның улы Мәүлет Гомәр улы да әтисенең эшен дәвам иткән, урман тармагында урманчы, урман мастеры, урманчы ярдәмчесе, Ибрай участок урманчылыгы урманчысы булып эшләп, һөнәри үсеш баскычының барлык этапларын узган. Ул 32 ел гомерен урман хуҗалыгына багышлаган.
Династиянең дәвамчысы – аның улы Айрат Мәүлет улы. Тармакта 16 ел эшләү дәверендә ул үзен чын урманчы, һөнәренә тугрылыклы кеше итеп танытты. Җамалиевларның урман хуҗалыгында куйган гомуми стажы – 65 ел.
Җамалиевлар гаиләсендә җитәкче-урманчы урынбасары Петр Прокопьев, урманны саклау һәм яклау инженеры Виктория Питулова булдылар. Алар хезмәттәшләрен Халыкара гаилә көне белән чын күңелдән котладылар, Аксубай урманчылыгыннан бүләк тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев