Районда авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында урып-җыю эшләренә әзерлек буенча бәйге – традицион комбайннар парады узды.
Ашлык урып-җыю комплексларының “сугышчан әзерлегенә” бәя бирү комиссиясе составында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техник тәэмин итү бүлеге белгече Алмаз Корбанов, район башлыгы Камил Гилманов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гатин, Гостехнадзор бүлеге җитәкчесе – баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Бикмөхәммәтов, район авыл хуҗалыгы идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Рамил Фәттахов, игенчелек буенча консультант Фәндәс Гафиятуллин эшләде.
Комиссия район авыл хуҗалыгы предприятиеләрен йөреп чыкты, бөртек суктыру техникасының алдагы уракка әзерлегенә, техник чаралардан файдаланганда иминлек мәсьәләләрен, җитештерүдә хезмәтне саклау, янгын куркынычсызлыгы буенча кирәкле инвентарьларның булуын хәл итүгә бәя бирде, уракта катнашучыларга хезмәтләре өчен түләү шартларын җиткерү мәсьәләләре белән кызыксынды.
Белгечләр шулай ук ашлык складларының, ындыр табагы җиһазларының (ашлык киптергечләр, орлык чистарту линияләре һәм машиналар), үлчәү җиһазының 2020 ел уңышын кабул итү, эшкәртүгә әзерлеген тикшерделәр. Хуҗалыклар урак өстенә әзерлек буенча үзенчәлекле имтихан уздылар. Һәм яхшы бәяләмә алдылар.
Комиссия әгъзалары, техник арсенал торышын бәяләп, кайбер хилафлыкларны бетерү буенча киңәшләр бирделәр. Урак башланырга күп вакыт калмады, шул вакытка кадәр барлык әзерлек эшләре дә төгәлләнергә тиеш.
Районның техник арсеналының уракка әзерлеген тикшерү комбайннарның зур парады белән тәмамланды. Парадта узган урып-җыю чорларында исемнәре безнең газета битләреннән төшмәгән игенчеләр җыелды. Комбайнчылар, аларның ярдәмчеләре һәм уракның башка катнашучылары өчен бу истәлекле вакыйгага әверелде. Төрле авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән бер мәйданчыкта җыелган хезмәттәшләргә аралашыр, сөйләшер сүзләр күп булды.
Комбайннар тикшерүнең аерылгысыз өлешен – ашлык сакланышы буенча тест уздылар. Югалтуларга юл куймау максатларында, ашлыкның техник узеллардан коелу-коелмавын ачыклар өчен, кыр кораблары җиңсә аша контроль суктырып карадылар. Тест нәтиҗәләрен катнашучылар уңай бәяләде.
– Быел уңышның яхшы булуына өмет бар, – дип ассызыклады район җитәкчесе Камил Гилманов. – Сездән, игенчеләр, үстерелгәнне оператив һәм югалтуларсыз җыеп алу һәм саклау таләп ителә. Бәяләү комиссиясенең тикшерү нәтиҗәләре: 1 урында – «Волга-Селект» ҖЧҖ (59 балл), 2 урында – «Аксу Агро» (58 балл) һәм 3 урында – «Аксубай» АФ (56 балл).
Нет комментариев