Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Украинада һәлак булган аксубайлы Иван Баженовны соңгы юлга бөтен район озатты

Бүген Аксубайда Иван Баженовны җирләделәр.

Җеназа гыйбадәте тәмамлангач, матәм йөреше гыйбадәтханәдән хәрби оркестр тавышы астында Дан аллеясына кадәр үтте. Кешеләр күз яшьләрен тыя алмады.


21 яшьлек Иван Баженовны соңгы юлга озатырга бөтен район халкы, район Советы һәм башкарма комитеты, Аксубай бистәсе, дини конфессияләр, хәрби комиссариат вәкилләре, дуслары, сыйныфташлары, Казан югары танк команда училищесы вәкилләре, Аксубай универсаль технологияләр техникумы җитәкчелеге һәм студентлары килде.


Һәлак булган якташ белән хушлашу, аның якыннары белән югалту кайгысын уртаклашу өчен үзәк мәйданда йөзләгән кеше җыелды.

Район башлыгы Камил Гилманов матәм митингын ачып, һәлак булган сугышчының әнисе Валентина Петровна Баженованың кайгысын уртаклашты. Ул улы Иванны һәм тагын өч баланы ялгызы үстерде.

– Балаларыбызны – улларыбызны югалту бик авыр. Әмма безне алардан башка беркем дә якламаячак, – диде Камил Гилманов. – Ватанны саклау – һәр ир-егетнең изге бурычы. Әгәр безне чакырсалар, без дә Ватанны яклауга басачакбыз.

Сугышчы һәлак булу сәбәпле, район гына кайгырмый. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Хөкүмәте дә һәлак булучының әнисенең кайгысын уртаклашты.

– Бу район, республика өчен генә түгел, бөтен ил өчен зур кайгы. Бу авыр вакытта, махсус хәрби операция барганда, без Ватаныбызның лаеклы улларын югалтабыз. Иван Баженов – үз бурычыңны ничек үтәргә, башкаларның җилкәсе артына яшеренмәскә кирәклеген раслаучы лаеклы мисал, – дип ассызыклады ТР Спорт министры урынбасары Илдар Садриев.

Үзәк хәрби округ инспекторы, генерал-майор Анатолий Молоствов Иван Баженовның үз районының, үз Республикасының һәм илебезнең патриоты булуын билгеләп үтте. Егетне 2021 елның 25 декабрендә хәрби хезмәткә чакыралар. Ике айдан соң ул өенә әйләнеп кайтырга тиеш иде. Ләкин август аенда ул контрактка кул куйган һәм аны махсус хәрби операция зонасына җибәргәннәр. Ә 30 сентябрьдә Иван Баженов Донецк, Луганск халык республикалары һәм Украина территорияләрендә махсус хәрби операция барышында бурычларны үтәгән вакытта хәрби хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак була.

– Иван үзенең Ватан алдындагы бурычын намус белән үтәде һәм аны коткару өчен гомерен бирде. Авыр вакытта берләшергә, кирәк булса, һәркемгә Ватанны яклауга басарга кирәк, бергә булганда – без көчле булачакбыз, – дип өндәде генерал-майор.

Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Сергей Иванов һәлак булган Иван Баженовның Йошкар-Олада стратегик билгеләнештәге гаскәрләрдә хезмәт итүе турында сөйләде. Апрель аенда СВО зонасында һәлак булган Руслан Садыйков белән алар сыйныфташлар һәм дуслар булганнар.


– Ышанам ки, Иванның хәрби хезмәткә контракт төзү карары аның сыйныфташы һәм дусты һәлак булуы белән дә бәйле. Валентина Петровна, сез чын ул һәм сугышчы, чын дус тәрбияләгәнсез, – дип билгеләп үтте хәрби комиссар һәлак булган сугышчының әнисенең кайгысын уртаклашып. – Мәңгелек дан аңа!

Рядовой Иван Баженов 3нче Аксубай урта мәктәбенең 9 нчы сыйныфын тәмамлый. Тырыш укучы, игелекле, ачык йөзле егет була. Иптәшләренә һәрвакыт ярдәм итә. Футбол уйный һәм берничә тапкыр футбол командасы составында ярышларда катнаша. Ул техника белән мавыга һәм тугызынчы сыйныфтан соң Аксубай универсаль технологияләр техникумын кызыл диплом белән тәмамлый.

Универсаль технологияләр техникумы директоры Фәрхат Аюпов Иван Баженовның лаеклы ул һәм студент булуын һәм техникумда аның турындагы хәтерне саклаячакларын билгеләп үтте.


Рядовой Баженов Иван Рөстәм улын Аксубай бистәсенең православие зиратында җирләделәр. Сугышчы соңгы юлга корал залплары һәм Россия Федерациясе гимны астында, үз Ватанының тугры улы буларак озаттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев