Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Туристлар коронавирус аркасында гамәлдән чыгарылган турлар өчен акчаны кайтара алачак

Михаил Мишустин кунакханәләрдә броньны гамәлдән чыгару үзенчәлекләре һәм күчерү сроклары турында карар имзалады.

Covid-19 аркасында Россия кунакханәләрендә броньны гамәлдән чыгарган туристлар үз акчаларын кире кайтара яки соңрак урнаштыруга күчерә ала. Ил Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган карар Министрлар Кабинеты сайтында басылып чыкты.

«Сүз кунакханәгә урнаштыру өчен өлешчә яки тулысынча түләгән туристлар турында бара», - дип билгеләп үтә Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.

Туроператор турагентка яки туристка сәфәрне карар үз көченә кергәннән соң 60 көн эчендә күчерү мөмкинлеге турында белдерү җибәрергә тиеш.

Яңа урнашу (кунакханәгә) даталары алдагы броньланган көннән башлап 18 айга исәпләнә, әмма хезмәт 2021 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча күрсәтелергә тиеш. Сроклар яклар килешүе буенча билгеләнә.

Яңа даталарга номерга бәя артса, гражданнарга берни дә түләргә кирәкми. Тулы булмаган бронь түләнгәндә, турист калган сумманы беренчел бәядән чыгып түли ала.

Шулай ук ул броньлау срокларын күчерүдән баш тартырга мөмкин. Бу очракта кунакханә акчаны 2021 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча кайтарырга тиеш. 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга, эшсезләргә һәм ике айдан артык больничныйда торучыларга акча гариза биргәннән соң 90 көн эчендә кире кайтарылачак. 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев