Иске Ибрай авылы ветераны, хәтта бик үк әһәмиятле булмаган теләсә нинди эштән дә мәгънә күрә белгән
Моңа аны дин өйрәтә, аны Мәүлия Ризванова, әнисе ярдәмендә, кечкенәдән үк үзләштерә.
– Әни мине Коръән кушканча, бар нәрсәдә дә бары тик яхшылыкны гына күрә белергә, бәхетле булырга, сөенергә өйрәтте, – дип каршы алды кунакларны юбиляр. – Гомерем буе колхозда нинди генә эш башкарсам да, аны күңелемә ятарлык итеп эшләргә тырыштым. «Татарстан» колхозының кырчылык бригадасы составында суган һәм бәрәңге үстерүдәме яисә өчәр гектар чөгендер эшкәртүдәме... Шуңа да Ходай Тәгалә миңа озын гомер бирде дип уйлыйм.
Мәүлия Миншакир кызының хәләл җефете Рифкат Гыйльфан улы, 2020 елда 90 яшендә вафат булган. Гаилә хуҗабикәсе бүген улы Минасхәт гаиләсендә яши.
Юбиляр, гәрчә аңа тормыш юлында чыннан да бик күп авырлыклар күрергә язган булса да, бүген биш тапкыр намазын калдырмый, гарәпчә укый-яза белә.
– Әни безне дә ислам кушканча яшәргә өйрәтте, – диләр юбилярның кызлары Флюра белән Розалия. – Бүген без Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләмнең үгет-нәсихәтләрен үтәргә тырышабыз. Балаларыбыз да шулай ук шәригать кануннары буенча яши. Әнинең бүген егерме җиде оныгы һәм оныкчыгы бар. Әни үзе дә, кайчандыр әнисе, әбисе өйрәткән кебек үк, аларга бәхеткә бары тик игелекле эшләр, кылган гамәлләр һәм шәфкать белән генә ирешеп булуын инандырырга тырыша. Безне исә ул кайчакта бәхетнең авырлыкларга китерүе мөмкин, ә газаплар аңа юл булып китәргә мөмкин, дип өйрәтте. Дин юлында булган кеше үз өлешенә тигән бөтен нәрсәне Аллаһы Тәгалә шулай кушкан дип кабул итә, авырлыкларны да җиңелрәк һәм сабырлык белән кичерә. Бүген безнең зур гаиләбез әлеге кагыйдәләргә таянып яши.
Мәүлия Миншакир кызы район башлыгы Камил Гилмановның җылы тәбрикләвен һәм күчтәнәчләрен бик шатланып кабул итте.
Аннары әбисе янына юбилярның иң кечкенә оныкчыгы – Ләйләнең кызы Аиша йөгереп килде дә тиз генә аның итәгенә менеп утырды.
Аишаның бар да алда әле. Әлегә “әти” һәм “әни” сүзләрен генә белгән кызчыкка әти-әнисе сикәлтәле тормыш юлында егылырга мөмкинлек бирми торган һәм барлык авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә торган иман нигезләрен биргәннәр инде.
Нет комментариев