Апрель аенда авыл җирлегендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениесенә республика бәйгесенә йомгак ясалды.
Трудолюбово авыл мәдәният йорты «Татарстан Республикасы авыл җирлеге территориясендә урнашкан иң яхшы мәдәни-ял итү тибындагы учреждение» номинациясендә җиңүче булды.
Бәйгедә җиңү өчен алган акчалата бүләкләүләр нәтиҗәсендә Трудолюбово мәдәният йорты заманча автоматлаштырылган эш урыны алды. Аның составына монитор, процессор, принтер, клавиатура һәм «тычкан» керә. Бу җиһазлар учреждение белгечләренә үз эшенең нәтиҗәлелеген күтәрергә һәм мәдәни-ял итү чараларын оештыру өчен уңайлырак шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк.
Фото: район сайтыннан.
Нет комментариев