Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

ТР буенча Росздравнадзор даруларны өйгә китерү буенча рөхсәтләрне рәсмиләштерә

Бүгенгә Татарстанда бары тик бер оешмага гына дистанцион сәүдә итү өчен рөхсәт биргәннәр.

ТР буенча Росздравнадзор аптекалар өчен даруларны өйгә китерү буенча рөхсәтләрне рәсмиләштерә башлады. Бу хакта күзәтчелек органының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Рөхсәт алу өчен даруханә оешмасы Росздравнадзорга электрон рәвештә гариза һәм аның билгеләнгән таләпләргә җавап бирүен раслый торган документлар җибәрергә тиеш», - диелә хәбәрдә.

Бүгенгә Татарстанда бары тик бер оешмага гына дистанцион сәүдә итү өчен рөхсәт биргәннәр.

Матбугат хезмәтендә ачыклык кертүләренчә, «Дару препаратлары белән дистанцион сәүдәне рөхсәт итү» дәүләт хезмәте буенча гаризаны Росздравнадзорның рәсми сайтындагы «Электрон сервислар» бүлегендә тапшырырга мөмкин.

Гариза тапшырганнан соң, Росздравнадзор биш эш көне дәвамында рөхсәт бирү-бирмәү турында карар кабул итә.

ТР буенча Росздравнадзорда ачыклык кертүләренчә, наркотик һәм психотроп препаратлар, шулай ук рецепт буенча сатыла торган дарулар һәм этил спиртының күләме 25 проценттан артык тәшкил иткән составында спирт булган препаратларны дистанцион сату тыела.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев