Районның Мактаулы гражданины Әфрәим Кузюров бүген үзенең 85 яшьлеген билгеләп үтә.
Әфрәим Хәлиулла улын күпләр үзен районда гадел хөкем тәэмин итүгә багышлаган кеше буларак белә – 12 ел ул Аксубай район суды хөкемдары һәм аның рәисе булып эшләде. Әмма аның автобиографиясендә башка фактлар да аз түгел.
Әфрәим Яңа Дума авылында туа, әтисе Ворошилов исемендәге колхоз рәисе була, ә әнисе төрле эшләрдә эшли. Кечкенәдән әти-әнисе үрнәгендә хезмәттә тәрбияләнеп үскән авыл малаена җиде еллык мәктәптән соң колхозга эшче булып урнашу бер дә сәер тоелмый.
Әмма акыллы һәм гыйлемле егеткә укуны дәвам итәргә кирәк, дип бер генә тапкыр әйтмиләр һәм ул, Иске Ибрай урта мәктәбен уңышлы тәмамлап, укырга китә. Ә аннары армиядә – Тын океан флотында хезмәт итә.
Нәкъ менә дүрт еллык хезмәт егетнең холкын чыныктыра – авылга ул өлкәнәеп кайта. Шунда ук эше дә табыла – авыл клубы мөдире булып эшли башлый.
Мәдәни тормыш кайный – концертлар, бәйрәмнәр, агитбригадалар белән басу-кырларга чыгулар. Әфрәим Хәлиулла улының оештыру сәләте көчле була – аны тыңлыйлар, фикеренә колак салалар. Һәм инде өч ел ярымнан соң аны Яңа Дума авыл советы рәисе итеп, тагын ике елдан «Восход» совхозының эшчеләр комитеты рәисе итеп сайлыйлар.
Автобиографиядә Карасу сигезьеллык мәктәбендә директор булып эшләү тәҗрибәсе дә бар. Эш белән параллель рәвештә Әфрәим Хәлиулла улы Казан дәүләт университетын «Хокук белеме» белгечлеге буенча тәмамлап, югары белем ала. 1966 елда дипломлы юристны Аксубай район суды хөкемдары итеп сайлыйлар.
Судья постында 12 ел эшләү – Әфрәим Кузюров язмышында үзенчәлекле чор. Туган районында эшләү күпкә авыр була, әлбәттә.
– Судья грамоталар бирми бит, – ди Әфрәим Хәлиулла улы. – Судья гаделлек кыла, ул бәйсез, аның өчен төп канун – Конституция. Әмма син кешенең язмышын хәл итәсең икән, җинаять эшендә булсынмы, гражданлык эшендәме, һәр кешегә шәхси якын килергә кирәк. Судья аерым бер сизгерлеккә, уяулыкка ия булырга тиеш. Әгәр кеше очраклы рәвештә юлдан тайпылган һәм тәүбә итә икән – аның алга таба тормышы җимерелмәсен өчен, моны исәпкә алырга кирәк. Ә инде үтерүче яки көчләүче булса, җәза иң катгый булырга тиеш. Гадел хөкем чыгармасаң, кеше гомер буе судьяны да, җәмгыятьне дә, кануннарны да, тәртипләрне дә каһәрләячәк. Моңа юл куярга ярамый.
Хөкемдар Кузюров та бу принципларга таянып эшли. Ул яңгыраш тудырган җинаять эшләрен искә ала, шуларның берсе – оныгының әбисен үтерүе, сандыктан зур суммада акча урлау. Ул чакта район буенча үтерелгән әбинең Самарадан килгән оныгының группировка белән бәйле булуы турында имешмимешләр тарала. Шикләнелүче ачык дәлилләрдә тикшерүчеләр белән элемтәгә керми, бу хакта судьяны кисәтәләр.
Тик судья аны сөйләштерүгә ирешә, ул кылган гамәлен таный.
Шау-шу куптарган барлык суд утырышларында да диярлек халык катнаша, судлар ачык уза – кешеләр тәрәзә төбеннән китми һәм бер генә мизгел дә эш барышыннан читләшә алмый. Тик хөкем карарын бер хөкемдар гына чыгара.
Хәтта гаепләнүчеләрнең дә еллар узгач “рәхмәт“ сүзләре әйткән очраклар булган. Мондый очрак ”Гастроном”да була, кассада бер ир-ат судья Кузюров янына килеп:
– Мине хәтерлисезме? Колониядә утырганда сөйләшеп киттек, бер миңа гына гадел җәза билгеләнгән икән, маддә буенча җәза срогы да – минималь, аңладым, кайттым, эшлим.…
47 мең кеше яшәгән районда эш күләме аз булмый, судья тикшерүчеләрдән кергән җинаять эшләрен өйрәнә, күчмә судлар да үткәрә, лекцияләр укый, хөкемдар кулы астында – ике сәркатип, башкаручы һәм җыештыручы эшли.
Оештыру мәсьәләләрен хәл итү, кадрлар сайлау да хөкемдарга йөкләнгән була. Партиянең район комитеты йөкләмәсе буенча төп эштән тыш, Әфрәим Кузюровны, вазыйфасына карамастан, «Дружба» колхозына беркетәләр – ул үсемлекчелек һәм терлекчелек тармагындагы күрсәткечләр өчен җавап бирергә тиеш була. Ә бит ул вакытта судьяның хәтта транспорты да булмый.
1976 елда Аксубайда халык суды бинасы төзелә башлый – һәм бу мәсьәлә дә Кузюров җилкәсенә төшә, һәр иртә ПМК җитәкчесе белән нарядтан башлана, төзелеш сыйфаты һәм төзелеш темплары өчен җаваплылыкны Югары Суд һәм партия өлкә комитеты контрольдә тота.
Кузюров Аксубай халык судында өч срок эшли, күрсәткечләр буенча – республикада иң яхшылар арасында, алга таба эшләргә теләк бар. Судья вазыйфасында эшләгән өчен Әфрәим Кузюров – кисәтү-профилактика эшен оста оештырганы, оста җитәкчелек иткәне һәм суд эшчәнлегенең барлык юнәлешләре буенча югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен, Югары судның Рәхмәт хатлары белән бер генә тапкыр бүләкләнми.
Ләкин тормыш хәлләренә бәйле постны калдырырга туры килә һәм ул Райгазны җитәкли. Ә судья вазыйфасына аңа 1985 елда, Алексеевск районы судында ике ел эшләгәннән соң, әйләнеп кайтырга туры килә.
Лаеклы ялга чыкканчы Әфрәим Хәлиулла улы 18 ел район авыл хуҗалыгы идарәсенең юридик бүлеге башлыгы булып эшли, анда аның судта, «комиссар» буларак беркетелгән хуҗалыкта, җитәкче вазыйфасында эшләгән бәяләп бетергесез тәҗрибәсе бик тә урынлы булып чыга. Ул районда абруйлы кеше булды һәм шулай булып кала да. Ихтирам һәм хөрмәтне яулап алырга кирәкми, ә бары тормыш юлыннан намус кушканча барырга гына кирәк, дип саный аксакал.
Ул моны дүрт баласында да тәрбияләгән. Беренче тормыш иптәше – районда хөрмәтле мөгаллим Гөлшат Әмир кызы бик иртә гүр иясе була, юл фаҗигасында һәлак була. Өч бала әнисез кала. Аларны тәрбияләргә, тормыш юлына бастыруда икенче хатыны – Разыя Әсәдулла кызы булыша. Икенче никахта тагын бер кыз туа.
Кузюровларның балалары лаеклы булып үсәләр. Олысы Чулпан, Казан мәктәпләренең берсендә тарих укытучысы булып эшли, Луиза – җәмәгать туклануы системасында. Улы Равил – Татарстан Урман хуҗалыгы министры, кече кызы Ландыш – КФУда өлкән укытучы.
Әфрәим Хәлиулла улы юристлар династиясен улы һәм оныгы дәвам итүе белән горурлана: Равил Әфрәим улы башта инженер-төзүче белемен ала, ә күптән түгел КФУның юридик факультетын тәмамлаган, Руслан Казанда бабасы һәм әтисе белем алган югары уку йортын тәмамлаганнан соң, уңышлы гына эшли. Нәселгә нигез салучының горурлыгы – алты оныгы һәм биш оныкчыгы.
Нет комментариев