«Аксу Агро» ҖЧҖнең сөтчелек комплексында терлекчеләр Илдар Хамәтганиев һәм Илнур Ярмөхәммәтов уңышлы эшлиләр.
Хезмәт нәтиҗәләре буенча алар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасына лаек булдылар.
Хамәтганиев белән Ярмөхәммәтов җитештерүнең бик мөһим участогы: сөтчелек терлекләре иминлеге өчен җаваплы. Ә бу – тулы бер эш комплексы, хезмәт җиңелләрдән түгел.
Илдар Хамәтганиев – 34 ел агросәнәгать комплексы системасында эшли. 1989 елда ул Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген «Татарстан» авыл хуҗалыгы предприятиесендә башлый. Соңгы 14 елда сөтчелек комплексында хезмәт куя. Маллар белән эш итүдә аларның физиологиясен һәм аларны карау күнекмәләрен белү кирәк.
Илнур Ярмөхәммәтовның терлекчелек стажы – ун елдан артык. Ул да үз эшендә шактый тәҗрибә туплаган.
Сөт көтүенең торышы күп факторларга – күпчелек дәрәҗәдә хезмәтчәннәрнең үз вазыйфаларына җаваплы каравына бәйле.
– Илнур Ярмөхәммәтов һәм Илдар Хамәтганиев үз эшләрен намус белән башкаралар, – ди сөтчелек комплексы идарәчесе Минсәгыйть Җәләлетдинов. – Алар бик башкаручан, үз бурычларын беләләр һәм терлекләрне карау технологияләрен төгәл үтиләр. Шуңа күрә яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр дә.
Терлекче хезмәте күзгә бәрелеп тормаса да, зур әһәмияткә ия. Терлекчеләр вазифасына терлек азыгы өләшү, терлекләр асрала торган бинаны чистарту, башка бик күп функцияләр керә. Һәм бу эш тамга өчен түгел, ә сөт сыерлары күбрәк продукция китерсен өчен, җиренә җиткереп башкарыла. Комплексның гомуми нәтиҗәсе – терлекчеләрнең тырыш хезмәт өлеше.
Нет комментариев