Тел укытучылары өчен төбәк семинар-практикумы уздырылды
Соңгы яңалыклар

Тел укытучылары өчен төбәк семинар-практикумы уздырылды

2 нче Аксубай урта мәктәбе базасында узган практикумның темасы рус теле буенча олимпиадаларга әзерләү мәсьәләләре булды.

Чарада Яр Чаллы Дәүләт педагогика университеты лекторы катнашты.

Әлеге югары уку йорты белән берлектә тел укытучылары өчен оештырылган семинарлар районда традиционга әверелде.

Семинар кысаларында укытучылар рус теле буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы муниципаль турының катлаулы биремнәрен тикшерделәр.

Семинарда катнашучылар билгеләп үткәнчә, мондый чара күп кенә мәсьәләләрне һәм стандарт булмаган биремнәрне хәл итү мөмкинлеге бирә.

Фото: мәгариф бүлеге архивыннан.


Нет комментариев