Тәүлек эчендә республикада 34 кеше сәламәтләнгән.
Татарстан Республикасында тәүлек эчендә тагын 32 коронавирус инфекциясе очрагы теркәлгән. Аларның 30ы - элемтә юлы белән йоктырылган, икесе читтән кертелгән. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Тугыз кеше хастаханәгә салынды, 23 кеше өйдә дәвалана», — диде ул.
Зарарланган кешеләрнең күбесе 30дан 50 яшькә кадәрге төркемнәрдә ачыкланган — алар тугызау, 60тан 70кә кадәргеләр арасында алты кеше инфекция йоктырган.
Элеккеге кебек үк, Covid-19 инфекциясеннән иң күп очрак Казанда теркәлгән — 12 кеше, икенче урында - Яңа Чишмә районы, анда дүрт кешедә авыру барлыгы ачыкланган.
Бүгенге көндә республикада коронавирус инфекциясен йоктырган кешеләр саны 5436, шулардан 4294 кеше терелгән.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев