Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татарстанда узган ел белән чагыштырганда юл һәлакәтләрендә үлүчеләр саны арткан

Республикада 2020 ел башыннан бирле аварияләр саны меңнән арткан, аларда 81 кеше һәлак булган.

Татарстанда, узган ел белән чагыштырганда, юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны арткан. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Александр Разумнов хәбәр итте.

«Ел башыннан бирле аварияләрдә 81 кеше үлгән - бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда җиде кешегә күбрәк. 1 278 кеше тән җәрәхәте алган», - диде Александр Разумнов.

Ул юллардагы катлаулы хәл Татарстанда гына түгел, ә бөтен Россия буенча күзәтелә, диде. Аварияләрнең төп сәбәбе булып, тизлекне арттыру тора.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев