12 һәм 13 майда урманнарда янгын чыгу куркынычы көчәячәк.
Алдагы ике көндә, 12-13 майда, Татарстанның күпчелек территориясендә урманнарда янгын чыгу куркынычы зур була. Шул сәбәпле республикада шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге кисәтә.
Янгын куркынычы 4нче класс дәрәҗәсе белән билгеләнгән.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев