Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 29 яңа очрагы теркәлгән

Авыруларның күбесе 30-50 яшь аралыгында ачыкланган.

Татарстанда соңгы тәүлектә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 33 яңа очрагы ачыкланган. Аларның берсе генә инфекцияне чит илдә эләктереп кайткан. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.

«Тугыз кеше хастаханәгә озатылган, 20 кеше өендә дәвалана», - диде Галимова.

Авыруларның күбесе 30-50 яшь (13 кеше) аралыгында ачыкланган.

Казанда инфекция йоктыруның – 12, Арча районында – өч, Әлмәт һәм Лениногорск районнарында – икешәр, Чаллы шәһәре, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч, Саба һәм Спас районнарында берәр очрагы теркәлгән.

Эпидемия башланганнан алып республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең 5215 очрагы теркәлгән, 4075 кеше (шуларның 28е – узган тәүлектә) терелгән.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев