Татарстанда коронавирус йоктыруның 27 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус йоктыруның 27 яңа очрагы ачыкланган

Республикада пандемия башыннан алып коронавирус йоктыруның 6618 очрагы ачыкланган.

Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыруның 27 яңа очрагы ачыкланган, дүрт очракта читтән кайтучылар авырган. Бу турыда Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

«Ике кеше хастаханәдә һәм 25 кеше өйдә дәвалана», — диделәр министрлыкта.

Авыртучыларның иң күбе (11 кеше) 30-50 яшьлек кешеләр төркеменә керә, биш авыру балигъ булмаганнар арасында теркәлгән. Коронавирус белән авыручылар арасында 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләр юк.

Иң күп авыручылар Казанда теркәлгән. Анда 21 кеше Covid-19 йоктырган. Бу күрсәткечләр буенча районнар арасында Нурлат алдынгылар рәтендә, анда өч кеше авыруы ачыкланган.

Республикада пандемия башыннан алып коронавирус йоктыруның 6618 очрагы ачыкланган. Барлыгы 5489 кеше, ә узган тәүлектә 46 кеше терелгән.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев