Татарстанда көчле җил һәм 30 градус эсселек көтелә
Соңгы яңалыклар

Татарстанда көчле җил һәм 30 градус эсселек көтелә

Бүген, 9 июльдә, Татарстанда һава торышы төрлечә, кайбер җирләрдә тотрыксыз була.

Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада алмашынучан-болытлы һава торышы саклана. Атмосфера фронты якын булу сәбәпле, төбәкнең көнчыгыш өлешендә кыска вакытлы яңгыр һәм яшенле яңгыр яварга мөмкин. Урыны белән боз явуы ихтимал.

Төньяк-көнчыгыштан 6-11 метр тизлектә, кайбер урыннарда (шул исәптән Казанда да) 14 метрга кадәр көчле җил исәчәк. Яшен вакытында җил тизлеген секундына 15-20 метрга ук җитә.

Чагыштырмача җылы төннән соң (13-18 градус җылы) көндез республикада +25..+30 (Казанда +28..+30) градус эссе була.

tatar-inform.tatar


Нет комментариев