Татарстанда Covid-19 авыруыннан сигезенче пациент вафат булды
Соңгы яңалыклар

Татарстанда Covid-19 авыруыннан сигезенче пациент вафат булды

Республикада тәүлек эчендә коронавирус инфекциясе белән авыруның 80 яңа очрагы ачыкланды.

Татарстанда Covid-19 авыруыннан үлүнең сигезенче очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Түбән Кама районында яшәүче 1941 елда туган кеше вафат булды», - диде ул.

Ир-ат 1 майдан башлап Түбән Кама районы хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә коронавирус инфекциясенең авыр формасыннан дәвалана. Аңарда ике яклы полисегментар пневмония була. 6 майдан ир-атны үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтыралар. Ир-ат хроник йөрәк-кан тамырлары авыруы һәм бронхиаль астма белән чирләгән.

Татарстанда узган тәүлек эчендә Covid-19 коронавирусының 80 яңа очрагы расланган, барысы да элемтә юлы белән йоктырылган булуы билгеле. Зарарлану очракларының иң күбесе Казанда — авыру 61 кешедә расланган. 

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев