«Авырган табибларның хәлләре канәгатьләнерлек, аларны дәвалау алып барыла», — диде сәламәтлек саклау министры.
Татарстанда өч табиб коронавирус авыруын йоктырган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында онлайн-брифингта Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.
«Кызганыч, өч табиб авырый, хәлләре канәгатьләнерлек, аларны дәвалау алып барыла», — диде министр.
Марат Садыйков бүген 1 382 ятак урынга исәпләнгән 12 госпиталь эшкә инде әзер булганын әйтте. Ихтыяҗ туса, тагын 3 меңнән артык ятак урынга 26 дәвалау учреждениесе хәстәрләнәчәк.
Министр коронавируска тестлар табибларга, шушы вируска шик төшкән кешеләргә, пневмония диагнозы куелган барлык пациентларга ясалуын искәртте.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев