Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татарстан мәчетләрендә дини йолалар уздыру өчен дежур имамнар билгеләнде

Мәчетләр эшчәнлеге дин тотучылардан башка дәвам итә.

Республика мәчетләрендә җәмәгать һәм күмәк чаралар, шул исәптән намазлар туктатылды, әмма кирәк булса, анда кизү торучы имамнар калды. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сөйләде.

«Кичектергесез сораулар килеп туган һәм дини йолалар уздыру зарурилыгы булган очракта, мәчетләрдә кизү торучы имамнар бар. Ягъни мәчетләр һәм мөселман оешмалары эшчәнлеге туктатылмады, алар дин тотучыларны җәлеп итмичә яки онлайн режимда алып барыла», - дип искәртте Хәсәнов.

Хәзер барлык йолалар да бик аз сандагы кешеләр белән үткәрелә. Никахта бары кияү, кәләш һәм ике шаһит булырга мөмкин. Исем кушу йоласы бала һәм әти-әнисе барында башкарыла. Җеназа намазын, катнашучылар мөмкин кадәр аз булып, ачык һавада гына үткәрергә киңәш ителә.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев