Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

«Татарстан – Яңа гасыр» Аксубайның «Вега» приютына ярдәм итә

«Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Аксубай территориаль бүлеге «Игелек энергиясе» социаль инициативалар бәйгесе җиңүчесе булды

Аксубайлылар язган «Игелекле эшләр территориясе» проекты, ТНВ активистлары хәрәкәте тарафыннан халыкны, бигрәк тә балаларны һәм яшүсмерләрне хуҗасыз хайваннарга ярдәм итү буенча турыдан-туры эшчәнлеккә җәлеп итүгә, хайваннарга гуманлы мөнәсәбәт турында белем дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән.

Шул рәвешле, активистлар Түбән Баланда авылында урнашкан хуҗасыз этләр һәм мәчеләр өчен бердәнбер «Вега» приютына ярдәм итәргә карар иткәннәр. Бүген анда 300 хайван асрала.

Хәзерге вакытта проект тормышка ашыру стадиясендә.

Грант акчасына кирәкле әйберләр: көрәкләр, себеркеләр, лотоклар, ятаклар, тезгеннәр, төрле үлчәмдәге муенчаклар һәм шулай ук кирәкле медикаментлар сатып алынган.

«Игелекле эшләр территориясе» проектын гамәлгә ашыру кысаларында, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе һәм Түбән Баланда мәктәпләренең урта һәм өлкән сыйныф укучылары арасыннан зоо-иреклеләр командасы көзге һәм кышкы каникуллар көннәрендә «Вега» приютындагы хайваннарга кулдан килгәнчә ярдәм иттеләр. 2023 елда һәм 2024 елның гыйнварында иреклеләр приютта 29 тапкыр булганнар.

–Хуҗасыз хайваннар проблемасына һәм йорт хайваннары өчен хуҗаларның әхлакый җаваплылыгына карата аңлы мөнәсәбәт тәрбияләү максатларында Аксубай китапханәсе хезмәткәрләре экологик юнәлешле чаралар: «Ә бездә менә шундый мәче» һәм «Хайваннар дөньясында» дигән викториналар, «Үзенчәлекле мәче» осталык дәресе, «Мәчеләр дөньясы» танып-белү әңгәмәсе, «Китап тышлыгында мәче» әдәби квизы, «Дүрт аяклы дусларыбыз» экология сәгате, әдәби танып белү уены үткәрделәр, – дип билгеләп үтте проект авторларының берсе Людмила Никонова. – Хайваннарны һәм әйләнә-тирә мохитне яклау “Татарстан – яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора һәм республика буенча уннарча проектны тормышка ашырырга ярдәм итә, дип билгеләп үтәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев