Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Сыерларны кышлату туклыклы булырга тиеш

«Аксу Агро» ҖЧҖдә терлек азыгы әзерләү тулы куәткә бара.

Сенаж салу үзәкләштерелгән алым белән башкарыла. Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 11 июнгә 615 гектарда күпьеллык үләннәр, 160 гектардан артык мәйданда берьеллык үләннәр чаптырылган. Сөт комплексының азык йортында 6400 тонна сенаж салынган.

Кыр хезмәтчәннәре печән әзерләү өчен коры, эссе һава торышыннан максималь файдаланырга тырышалар.

– Малларны уңышлы кышлату өчен план буенча без 400 тонна сыйфатлы азык әзерләргә тиеш, кыска вакыт эчендә инде 300 тонна әзерләдек, – дип таныштырды эш торышы белән авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Газыйм Шәрәпов. – Тагын йөз гектардан артык мәйданда люцерна бар, аны кулланып 600 тоннага кадәр печән әзерләргә мөмкин.

Печән чабуда ул Илнар Җамалетдиновны билгеләп үтте. Механизаторлар Валерий Елистратов, Марат Гайнетдинов һәм Рәис Ильязов үз агрегатларында кипкән печәнне җыеп, төргәклиләр. Гомәр Гарифуллин, Андрей Кузнецов һәм Рәис Гафиятов зур йөк тракторларында аларны туплау урынына ташыйлар. Механикалаштырылган звено вакытны әрәм итмичә, көйле эшли, бөтен эш процессы тиз уза.

Азык җитештерүчеләр – игенчелектә тәҗрибәле кешеләр. Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе таныганча, алар зур җаваплылык белән эшлиләр.

Сөт комплексы территориясе янәшәсендәге махсус мәйданчыкка печән төргәкләре төялгән техника даими килеп, аларны бушатып китә. Аларның һәрберсе 200шәр килограмм авырлыкта. Бөек печән өеме әллә кайдан күренеп тора. Төргәкләрне механизатор Рамил Габдрахманов бушатып, эскертләргә салып бара. Бу да шулай ук җиңел эш түгел. Коры печән эскерте көн саен 30-40 тоннага арта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев