Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Сугыш ветераны толына подписка бүләк итте

«ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Авыл таңнары» газетасы мөхәррияте традицион «Игелек агачы» акциясен дәвам итә.

Аның кысаларында теләге булган һәркем II яртыеллыкка Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, әти-әниләренә, күп балалы гаиләләргә, күршеләренә, дусларына, туганнарына район газетасын яздырып бүләк итә ала.

Беренче яртыеллыкта аңа “Строй Тат Сервис” ҖЧҖ директоры Дамир Вәлиуллин кушылды. Аның оешмасы Савруш авыл җирлеге территориясендә урнашкан һәм хәйрияче Васильевка авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны толы Милерби Филипповага подписка бүләк итәргә булган.

–Без ветер аннар, тыл хезмәтчәннәре алдында бурычлы. Басма Җиңүнең 75 еллыгында зур бүләк булмаса да, Милерби Самандеевна йортына бары тик яхшы хәбәрләр белән генә килсен, – дип теләде хейрияче.

Сезне дә безнең акциягә кушылырга, тирә-юньгә күз салырга һәм үзегезнең янәшәгездәге кешеләргә район газетасына подписка бүләк итәргә чакырабыз.

 Реклама 16+

Акция срогы 2020 елның 1 апреленнән 2020 елның 30 июненә кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев