Беловка авылы кешесе Петр Макаров 1943 елдан 1945 елның Җиңү көненә кадәр Бөек Ватан сугышы фронтларында фашистларга каршы батырларча көрәшә.
Үз Ватаннарының якты киләчәге өчен немец илбасарларына каршы көрәшкән кешеләр турындагы тарих ерагая бара, әмма туган якны өйрәнүче энтузиастлар тырышлыгы белән без бүген әлеге чор битләрен ача, үзебезнең фронтовик-якташлар турында күбрәк белә алабыз. Шундыйларның берсе – туган якны өйрәнүче Сергей Уланов. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары турындагы материалларны бөртекләп җыя һәм бу язмалар авыл кешеләре өчен чын истәлек булып тора.
Сергей Уланов туган якны өйрәнү мәсьәләләре буенча редакция белән дә хезмәттәшлек итә, Хәтер һәм матәм көне алдыннан ул безгә авыл кешесе, Бөек Ватан сугышында катнашучы Петр Макаров турында мәкалә җибәрде. Ул үзеннән соң матур эз калдырган, ә Ватанга, хезмәткә булган мөнәсәбәте буыннар өчен үрнәк булып хезмәт итәргә мөмкин. Аның сөйләгәннәрен китерәбез: «Петр Макаров 1925 елның 9 маенда ТАССР Чистай кантонының Котыш волосте Беловка авылында крестьян гаиләсендә туа. 1937 елда Беловка башлангыч мәктәбендә башлангыч белем ала. Армиягә чакырылганчы «Кызыл Байрак» колхозында эшли. 1943 елның 8 гыйнварында Аксубай районы хәрби комиссариаты тарафыннан фронтка мобилизацияләнә.
106 нчы Кызыл Байрак орденлы Кутузов укчылар дивизиясенең 347 нче гвардия укчылар полкында сугыша.
Фронтта күрсәткән батырлыклары өчен Петр Логинович хәрби бүләкләргә ия була.
ССР Югары Советы Президиумы исеменнән ”Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән.
Бүләкләү боерыкларының берсендә: «106 нчы Кызыл Байрак орденлы Кутузов укчылар дивизиясенең 347 нче укчылар полкы боерыгы буенча беренче укчылар батальонының укчы ротасы снайперы Макаров Петр Логиновичның 1945 елның 18 апрелендә Вильгельмсбург шәһәре (Австрия) өчен сугышта беренче булып биеклеккә бәреп кергәне һәм бүлекчәләрне алга җибәрүне тәэмин иткәне өчен ССР Югары Советы Президиумы исеменнән “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. 347 нче гвардия укчылар полкы командиры полковник /Киреев/», диелгән.
Гвардия кече сержанты Макаров Венаны штурмлауда һәм алуда катнашкан, моның өчен СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 9 июнендәге Указы белән “Венаны алган өчен” медале белән бүләкләнгән.
Сугыштан соң СССР Министрлар Советының 1948 елның 14 октябрендә кабул ителгән карары нигезендә Макаров Петр Логинович 1949 елның 9 маенда СССР Хәрби көчләре сафларыннан демобилизацияләнә.
Тыныч вакытта тракторчы-машинист һөнәренә укый, колхозда тракторчы булып эшли. Эштә дә механизатор югары күрсәткечләргә ирешеп эшли, һәрвакыт авыл хуҗалыгы производствосы алдынгылары арасында була. Хатыны Нина Васильевна белән дүрт малай һәм дүрт кыз үстерәләр. Беловка авылында үз гаиләсе белән аның кече улы Алексей яши. Ул әтисе сукмагыннан киткән – механизатор һөнәрен сайлаган. Петр Логинович 1997 елда вафат була».
Нет комментариев