Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле Россиядә симерүчеләр саны арту сәбәбен аңлатты
Министрлык мәгълүматларыннан күренгәнчә, Россиядә симерү чиреннән интегүче барлыгы 2,1 миллион пациент теркәлгән, бу 2018 елга караганда 172 меңгә күбрәк.
Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш диетологы Виктор Тутельян RT телеканалына биргән аңлатмасында Россия төбәкләрендә симерү очракларының таралуына бәйле статистиканы бәяләде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Элегрәк ведомствода хәбәр итүләренчә, 2019 ел нәтиҗәләре буенча симерү очракларының күбесе Алтай краенда (100 мең кешегә — 5539,4 очрак) теркәлгән. Иң түбән күрсәткеч — Приморье краенда (549,2 очрак).
Табиб сүзләренчә, Алтай крае буенча мәгълүматлар биредә яшәүчеләрнең майлы ризыкларны күп куллануы һәм спорт белән аз шөгыльләнүе белән бәйле. Шул ук вакытта, Приморьеда кешеләрнең диңгез продуктларын сатып алу мөмкинлеге зур, бу рационга да йогынты ясый, дип искәртте ул.
«Анда күбрәк балык һәм диңгез продуктлары ашыйлар, майлы сортларны азрак кулланалар. Ә без нәрсә ашыйбыз? Дуңгыз ите, казылык, сосиска, сарделька — боларның барысы да составында май күп булган продуктлар рәтенә керә», — дип ачыклык кертте Тутельян.
Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Россиядә симерү чиреннән интегүче барлыгы 2,1 миллион пациент теркәлгән, бу 2018 елга караганда 172 меңгә күбрәк.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев