Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы: Хастаханәләргә мөрәҗәгать итүнең 90 проценты шикне бетерү өчен булган

Марат Садыйков сырхауханәләр планлы кабул итү өчен ябылган вакытта кичектергесез халәтләр буенча мөрәҗәгатьләр санының кимүе турында сөйләде.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Марат Садыйков туры эфирда, поликлиникалар планлы кабул итү өчен ябык булып калган чорда 7 нче шәһәр хастаханәсе һәм ДРКБның кабул итү бүлмәләренә мөрәҗәгать итүләрнең 90 процентка кадәре «төрле очракка» булды, дип әйтте. Бу хакта «Татар-Информ» мҗгъл.мат агентлыгы хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, элек 7 нче шәһәр хастаханәсе һәм ДРКБның кабул итү бүлмәләренә тәүлегенә уртача 340-350 кеше мөрәҗәгать иткән. Бу чорда исә кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгатьләрнең 80 -90 проценты һәртөрле очракка туры килгән.

Марат Садыйков үз-үзеңне чикләү вакытында кичектергесез хәлләр буенча мөрәҗәгатьләр булмаган диярлек, дип билгеләп үтте. Ул шулай ук бүгенге көндә республика сырхауханәләре үз эшләрен яңадан башлап җибәрде һәм төп агым, нигездә, иртәнге сәгать 8дән 11гә кадәр аралыкка туры килә, ләкин барлык эпидемиологик чаралар да үтәлергә тиеш, дип тә өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев