Аксубай районында үз-үзеңне читләштерү режимы кагыйдәләрен бозучыларны административ җаваплылыкка тарта башладылар.
Полиция хезмәткәрләре тәүлегенә 24 сәгать хезмәт итә – алар кешеләр коронавируска каршы иң яхшы ысул – өйдә утыру булуын аңласын өчен, бөтен район буенча постларда эшлиләр. Хокук сакчылары белән рейдта безнең хәбәрче дә булды.
Иртән шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең сәүдә үзәкләрендә кеше күп иде, халык ашамлык сатып алырга килгән. Полиция хезмәткәрләре монда, нигездә, кисәтүләр һәм аңлатулар белән генә чикләнделәр – кешеләргә азык-төлекне якын кибетләрдән сатып алырга кирәклеген аңлаттылар.
– Өеннән чыккан һәр кеше үзен һәм якыннарын куркыныч астына куя, өйдә калу – димәк, үзеңнең һәм якыннарыңның сәламәтлегенә карата аңлылык хисләре күрсәтү дигән сүз. Кибетләр, аеруча да зур сәүдә үзәкләре – ул кешеләр күпләп була торган урыннар, – дип искәртәләр полиция хезмәткәрләре.
Роспотребнадзор хезмәткәрләре, кибеткә бары тик битлектә һәм перчаткаларда чыгарга, сәүдә биналарында социаль дистанцияне сакларга чакыралар.
Район Советында коронавирус йогышының Аксубай районы территориясендә таралуына каршы тору буенча төзелгән штаб көн саен торак пунктларда да сәүдә нокталарына мониторинг ясый – аларның һәркайсында Россия Министрлар Кабинеты раслаган исемлектәге бөтен беренчел кирәкле товарлар бар. Шуңа күрә авылларда яшәүчеләргә азык-төлек артыннан район үзәгенә килү мохтаҗлыгы юк.
2020 елның 31 мартында Татарстан Министрлар Кабинеты өйдән чыгу тәртибен һәм эш бирүчеләр өчен белешмәләр формасын раслады. Патрульлек иткән вакытта полиция хезмәткәрләре район гражданнарының мондый белешмәләре барлыгын да тикшерделәр – белешмәләрне билгеләнеш буенча кулланмаучылар да табылды, алар эш бирүчедән алган документлар белән ял көннәрендә үзләренең шәхси эшләрен хәл итәләр – аларны беркетмә төзү өчен полиция бүлегенә китерделәр.
Үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозучыларга беркетмәләр КоАПның – «Югары әзерлек режимын бозу» 20.6.1. маддәсе буенча төзелә. Әлеге маддә буенча гаржданнарга –1000 сумнан 30 000 сумга кадәр, шәхси эшмәкәрләргә – 30 000 сумнан 50 000 сумга кадәр һәм юридик затларга 100 000 сумнан 300 000 сумга кадәр штраф салу рәвешендә җәза бирелә.
Нет комментариев